tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Печән базары” фестивале уза
Казанда “Печән базары” фестивале уза

Казанда “Печән базары” фестивале уза

Бүген, 24 август,  Иске Татар бистәсендә (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале уза.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм олылар өченостаханәләр, лекторий, журнал архивларын уку, фотоаланнар, чәй әчү йоласы, кино, заманча татар музыкасы һәм «СалаваTik» балалар төркеменең концерты, татарча өстәл уеннары һ.б. чаралар каралган.

Быелгы фестивальнең төп темасы – татар гаиләсе. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә үз шәҗәрәңне өйрәнүне кайдан башларга, узган гасыр татар гаиләләренең көнкүрешен ничек коруын белергә мөмкин.Шулай ук фестивальнең оештыручылары «Туй күлмәге» флешмобын игълан итте. Теләгән һәркем үз әти-әнисенең, әби-бабаларының яисә үзенең милли киемле туй фотосурәтләрен җибәрә алды. Туй сүрәтләреннән экспозиция оештырылган.

Фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күрергә мөмкин. Татар дизайнерларыннан тыш, фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле бер традициягә әверелде.

«Печән базары» фестивале Айнур Әскәровның «Семья года» («Ел гаиләсе») нәфис фильмын карау һәм заманча татар музыкасы концерты белән тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*