tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә музей бүлмәләре, почмаклары ачылачак
Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә музей бүлмәләре, почмаклары ачылачак

Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә музей бүлмәләре, почмаклары ачылачак

Бүгенге көн вәзгыятендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе бик актуаль. Балаларда патриотизм хисләрен коры фактлар белән генә тәрбияләп булмый. Бу уңайдан мәктәп музейларының роле, һичшиксез, зур. 14 мәктәптә туган якны өйрәнү музее, сугышчан дан почмаклары булдырылды. Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә дә музей бүлмәләре яки музей почмакларын ачу максаты куелды.

                                           Бүген иң мөһиме- патриотик тәрбия!

Актаныш районы мәгариф оешмалары директорларының 13 киңәшчесе үз эшчәнлекләрен 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән «Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башладылар.

Мәгариф системасында яңа педагогик вазыйфа барлыкка килү белән районда балалар һәм студентлар инициативалары үзәкләре оешты. Укучылар һәм студентлар үзидарәләре эшенең эчтәлеге яңаруны, камилләшүне сорый. «Балачак навигаторлары» федераль проектын гамәлгә ашыру чорында районыбызда 3120 укучыны берләштергән истәлекле даталар буенча 58 Бердәм гамәлләр көннәре үткәрелде.

«Россия бөркетчекләре» башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасына 1113 бала һәм 108 башлангыч сыйныф укытучысы җәлеп ителде.

Моннан тыш, директорлар киңәшчеләре закон белән проблемалары булган һәм профилактик исәпкә алынган балаларның иҗтимагый остазлары итеп билгеләнделәр. Тәрбия буенча киңәшче — «Балачак навигаторы» гына түгел, ул әле балалар дөньясын Ватан, гаделлек, шәфкатьлелек, гаилә һәм хезмәт кебек рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән тәрбия фәлсәфәсе позициясеннән чыгып ачып бирүче оештыручы, илһамландыручы һәм остаз да.

 Хезмәт тәрбиясенең роле

Мәктәп алдына яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе һәм профессия юнәлеше бирү кебек гаять катлаулы бурычлар куелган хәзерге чорда мәктәп яны тәҗрибә участогында алып барыла торган эшләр укучыларда кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмиятле чара булып тора. Эшләп үскән баланың тәртипсез уйларга, тәртипсез эшләргә вакыты калмый. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү безнең район мәктәпләрендә тиешле урын алып тора. Җәйге ял вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 57 бала җирлегебезнең төрле оешмаларында хезмәт күрсәтте.

Әлеге материалны әзерләүдә Актаныш районы мәгариф идарәсе мөдире Раниза Шакированың мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә ясаган чыгышы файдаланылды.

Рәсемдә: район мәктәпләрен карау вакытыннан мизгелләр: Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Татар Суыксуы мәктәбендәге сугышчан дан почмагы белән таныша. Мари Суыксуы мәктәбе укытучысы Ирина Миңнекәева мәктәп музее белән таныштыра.

Ләйсән Газизова

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*