tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге әгъзалары Идел буйлап сәяхәткә чыкты
Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге әгъзалары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге әгъзалары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге әгъзалары Идел буйлап сәяхәткә чыкты. Күркәм чарада шулай ук өлкә татар автономиясе вәкилләре, “Өмет” газетасы журналистлары, мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

Җирле язучылар белән очрашуга  татар теле курсларында белем алучы дистәгә якын бала да бик теләп кушылды. Аларның язучы абый-апаларына үтенечләре дә бар- нәни балалар өчен шигырьләр, әкиятләр күбрәк иҗат итсәгез иде, диләр алар.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәисе Шәфикъ Иматдинов агымдагы елда җирле язучыларының альманахын әзерләү хакында сөйләде.

Сәяхәт барышында язучыларны әлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасы редакциясенең баш мөхәррире Исхак Хәлимов сәламләде.
Язучылар исә җавап итеп үзләренең өр-яңа шигырьләрен яңгыраттылар.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*