tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиргән авылында Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) гә бюст куелды
Җиргән авылында Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) гә бюст куелды

Җиргән авылында Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) гә бюст куелды

Кичә, 27 август көнне, Башкортстан республикасы Мәләвез районы Җиргән авылында бөек шагыйрь, беренче гильдия сәүдәгәр, меценат Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) гә бюст куелды. Сынны Башкортстанда туып үскән сынчы Илдус Закиров ясаган.

Заманында биредәге татар җәмәгатьчелеге Башкортстан башлыгы белән очрашу вакытында Дәрдемәнднең мирасын саклау буенча фикер-тәкьдимнәрен әйткән була. Бу эш җитәкчелек тарафыннан хуплана. Һәм ул эшкуар, 21 гасырның меценаты Рамиль Кыямовның матди ярдәме белән тормышка аша.

Бюст куелган җирлекне, мәгълүмат тактасын Мәләвез районы хакимияте, Җиргән авылы биләмәсе эшләгән.

Сында Дәрдемәнд дигән язу гарәп һәм кирилл хәрефләре белән татарча язылган. Әлеге эшне әйдәп барган Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин җиткерүенчә, каллиграфия язмасы рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның үрнәгеннән алынган.
Мәгълүм булганча, быел Дәрдемәнднең тууына 165 ел. Шул уңай белән аның туган җирендә-Җиргән авылында Дәрдемәндгә беренче бюст куелды.

Җиргән авылы Уфадан 180 чакрым җирдә урнашкан. Тарихка күз салсак, авылга 1771 елда нигез салган. Элек-электән авылда төрле милләт вәкилләре гомер иткән. Бүгенге көндә 14 милләт вәкиле яши. Татарлар яшәгән урамда Дәрдемәнд, Мирсәй Әмир, Гариф Солтан туган. Бүгенге көндә ике мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Мәдәният йортында авыллары тарихын сөйләүче музей да эшли. Мәләвез төбәге татар конгрессы рәисе Лилия Камалова барысы турында тәфсилләп сөйләде. Дәрдемәндгә багышланган экспозиция дә бар.

Тантанага Уфадан Дәрдемәнднең сандыгын, шәхси әйберләрен дә алып килгән иделәр. Аны Дәрдемәнд исемен мәңгеләштерүдә бәһаләп бетергесез эшләр башкарган Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов алып килгән иде. Ул үз чыгышында Дәрдемәнднең бөеклеге хакында сөйләде. Һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп җырлады. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиевнең чыгышы да һәркемнең күңеленә уелып калырлык иде.
Вакыйгада Татарстаннан Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина катнашты. Ул үз чыгышында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде. Дәрдемәнд юлын дәвамлы итүчеләргә, олуг эшне башкарып чыгучыларга рәхмәтләрен әйтте. Дәрдемәнднең туган авылында урта мәктәп эшли. 630 укучы белем ала. Татар теле класслары бар. Директоры Лилия Әхтәмова белән үзара хезмәттәшлек итәргә килешенде. Флюра Абдуллина моңарчы да бу төбәкнең вәкилләре белән ныклы элемтәдә эшләүләрен җиткерде.

Вакыйгада исә Мәләвез районы хакимиятеннән рәсми вәкилләр, Җиргән авылы биләмәсе хакимияте рәисе Раил Габделганиев, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов, күренекле дин әһеле , Уфаның “Ихлас” мәхәлләсенең мәҗлес рәисе, “Раббани” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, татар җыры халыкара конкурслар лауреаты, музыкант Салават Әхсәнов, Мәләвез шәһәре районының Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Рәзилә Котлыгильдина, Уфаның фән һәм технологияләр институтының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, Дәрдемәнднең оныклары, әнисе ягыннан туганнары Дашкиннар нәселе дәвамчылары да килгән иде. Оренбург, Орск шәһәреннән дә Дәрдемәндне үз итүчеләр бер мәйданга җыелды. Күңел хәтирәләрен янартты.

Салават шәһәре татар конгрессының рәисе урынбасары Вадим Шәфиев, мәктәп укучылары, студентлар сәнгатьле итеп Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. Тантана Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.

Чыганак: vk.com/vkt_v_rb

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*