tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Аймалетдинова – үрнәк хатын-кыз
Әлфия Аймалетдинова – үрнәк хатын-кыз

Әлфия Аймалетдинова – үрнәк хатын-кыз

Аллах Тәгаләгә мең шөкер, Нижгар өлкә татарлары тормышында үзләренең битараф булмаулары, шәхси тормышларыннан тыш әле иҗтимагый эшләргә, туган төбәк өчен, якын-тирәдәге кешеләр өчен дә вакыт табучы, булсын дип төпле итеп эшләүче хатын-кызлар аз түгел.

Алар аеруча татар районнарында күп. Һәркайсы турында җылы итеп, чын күңелдән рәхмәт әйтеп, алар хакында башкаларга да белдерәсе килә.

Шундый тынгысыз, ихлас, эчкерсез кызларыбызга була безнең телебез, гореф-гадәтләребез, җыр-биюләребез югалмас, татарча аралашып, “әти-әни, әби-бабай” дип сөйләшүче балалар үсәр дигән өмет бар.

Менә бүген шундый чая хатын-кызларыбызның берсе – тиктормас, искиткеч бердәм коллектив туплый алган, балалар бакчалары арасында үрнәк булырлык эшләр алып барган Сафаҗай кызы Әлфия Әбделбәр кызы Аймалетдинова турында аерым язабыз!

Безнең өлкә татарлары арасында нинди генә чара оештырылмасын, аның коллективы беркайчан да катнашмый калмый.

Әлфиянең бер бик матур сыйфаты – үзе шәхсән бара алмаса, кызларын булса да бар чараларга җибәрү кебек гадәте бар!
Шуның белән ул бәйрәмнәр уздыручы һәркайсыбызга хөрмәтен күрсәтә, безнең чаралар уздыруга куйган хезмәтебезне аңлап, булдыра алганча катнаша!
Аның белән эшләргә җиңел, ул ышанычлы, аңа таянырга була.

Пилнә районы укытучылары киңәшмәсендә Альфия Аймалетдинова
Әлфия ханым Сафаҗай балалар бакчасы базасында уза торган НИРО белән уртак инновацион проекты турында чыгыш ясаганда да аның алдынгы карашы ачык чагылды. Хәзерге буталчык заман таләпләрен истә тотып, руслар арасында яшәсәк тә, татарлыкны саклап калырга мөмкинлек табарга юллар барын шушы проекты аша ул конкрет эшләре белән дәлилләп, үз бакчаларында да бик күп уза торган, милли оешмалар белән дә бергә уза торган чараларны санап чыкты.

Әлфия Абдулбәр кызына сүнмәс тормыш дәрте, барча планнарын башкарып чыгарга сәламәтлек, аны аңлап-хуплап торучы коллектив, бала-оныклар игелеге, уртак эшләребез тагын да күбрәк булса иде дип телибез.

Чыганак: РНКАТНО – Автономия татар Нижегородской области

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*