tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ир асылы эштә таныла
Ир асылы эштә таныла

Ир асылы эштә таныла

1 сентябрьдә газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте.

Бу дөньяда һәркемнең дә үзенә генә хас булган үзенчәлекле яшәү рәвеше була. Әлеге сыйфат ата-анадан күчәргә дә, табигать бүләге булырга да мөмкин. Тумыштан килгән сәләт, тормыш барышында өстәлгән көч һәм тәҗрибә кешегә рухи үсеш бирә, хезмәт үрләрен яулауга илһамландыра. Андыйлар бар тырышлыгын, осталыгын һәм яшәү дәртен яраткан хезмәтенә багышлый. Бүгенге героебыз — Урта-Идел газ компаниясе, Отрадный бүлегенең җиденче комплекслы бригадасы мастеры Зөфәр Сәгъдиев.

Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән Зөфәр Җәгъфәр улы туган авылын, әти-әнисен, якын туганнарын тик яхшы сүзләр белән генә тасвирлый. Ул Җәгъфәр Саммат улы һәм Халисә Исламгәрәй кызының биш балалы гаиләсендә уртанчы бала булып дөньяга килгән. Кызганыч ки, ул да, бертуганнары да ата назын тоеп үсмиләр, гаилә башлыгы 39 яшендә авырып китә һәм вафат була. Балалар кечкенәдән әниләренә бөтен эшләрдә дә булышып, эшкә өйрәнеп үсәләр.

Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Зөфәр милиция хезмәткәре булып эшли башлый. Ә армия хезмәтен тутырып авылга кайткач, читкә китеп бәхет эзләп йөрергә теләге булмый, чөнки әнисенә булышырга кирәк. Зөфәр Похвистневоның газ участогы бригадасына эшкә урнаша. Билгеле инде, эшчән егетне җирле халык бик яхшы белә, бригадага кушкуллап алалар. Авылның газ участогы өчен ул чын табыш булып чыга – нәселдән килгән сәләте, ата-ана тәрбиясе һәм хезмәт сөючәнлеге мул җимешләрен бирә. Әлбәттә, ул белемен үстерергә дә вакыт таба, Мәскәүдә укып, газ белгечлеге буенча диплом алып кайта. Зөфәр, кулында яхшы һөнәр булуын аңлап, тырышып эшли, күп тә үтми, аны газүткәргечләрне эксплуатацияләү һәм ремонтлау комплекслы участогы мастеры итеп билгелиләр.

…Шул вакытлардан бирле 38 ел вакыт үтеп киткән. Ул эшли башлаган газ участогы, яңартылып, зур газ компаниясенә әверелгән. Зәңгәр ягулык өйләргә һәм предприятиеләргә туктаусыз килеп торсын өчен җаваплылык та арта, авырлыклар да була, әлбәттә. Чын тормыш мәктәбе үткән ир заты беркайчан да каушамый, тырышлыгы һәм үҗәтлелеге белән яңа үрләр яулый, куйган максатларына ирешә. Намуслы хезмәте компания җитәкчеләре тарафыннан тиешлечә бәяләнә — Рәхмәт хатлары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.

– Иң зур бүләк — Ягулык һәм энергетика министрлыгы тарафыннан җибәрелгән Рәхмәт хатыдыр инде, — дип елмая ул тыйнак кына. Зөфәр Җәгъфәровичның фотосурәте еллар буе Похвистнево шәһәренең Мактау тактасында эленеп тора.

– Эшләгәндә төрле чаклар булгандыр инде. Бигрәк тә янгын килеп чыкканда, газ шартлавын кисәтү өчен, безгә беренче булып килеп җитәргә кирәк. Газ өчен җаваплы кешеләр утка кереп газны өзеп куйсын өчен янгын сүндерчеләргә өстебезгә су сибеп торырга туры килә. Бигрәк тә кышын авыр – тәмам чыланып, өс киемнәребез бозланып, Кыш бабай кебек кайтып кергән чаклар аз булмады.

Авылда яңа өйләр төзелә, урамнар озая тора. Димәк, безгә дә эш күбәя: һәрберсенә газ торбалары сузып, өйләренә газ кертүне озакка сузмаска тырышабыз. Иң мөһиме — документларны төгәл тутырырга һәм торбаларны эретеп ябыштыруны чиста һәм җиренә җиткереп эшләргә, — дип сөйли Зөфәр әфәнде.

Җаваплы хезмәтне җиренә җиткереп һәм уңышлы башкару өчен яныңда ышанычлы кешеләр булырга тиеш. Бу яктан да Зөфәр әфәнде үзен бик бәхетле итеп саный. Әйе, тылың нык, хатының акыллы һәм сабыр булмаса, әллә ни зур уңышларга ирешеп булмый шул. Җәмәгате Саҗидә Рәшит кызы да шушы авыл кызы. Алар 1990 елда гаилә корып, утыз елдан артык тату гомер итәләр, ике улларын тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Гомәр гаилә корган инде, төзү бригадасында да эшли, үз эшен ачып, машиналар ремонтлау белән дә шөгыльләнә. Равил дә абыйсы белән бергә төзү бригадасында эшли. Ә Саҗидә ханым — тату гаиләнең йөрәге. Тәмледән-тәмле ашлар пешереп, ирен һәм улларын каршы алып, озатып, бетмәс-төкәнмәс йорт эшләрен эшләп тора. Каенанасына, үз әнисенә, туганнарына күпме хөрмәт күрсәтә ул!

– Мин бик бәхетле кеше, яраткан эшем, туганнарым — барысы да янымда. Без барысыннан да канәгать, Аллаһы Тәгалә шушы бәхеттән аермасын иде, — дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Фәния КӘРИМОВА

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*