tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Гражданнарның үз ихтыярын белдерүе нәтиҗәсе буларак, депутатлар, биш елга вәкаләт бирелеп, сайлап куелачак.

Татарстан бүгенге көндә – төп икътисадый күрсәткечләр, тормыш сыйфаты, яңа технологияләр үсеше, инвестицияләр кертүгә кызыксындыру дәрәҗәсе ягыннан илдә алдынгы төбәкләрнең берсе, халыкара һәм бөтенроссия күләмендә зур чаралар уздыру мәйданы булып тора.

Алтынчы чакырылыш республика парламенты үз эшен уңышлы тәмамлады. Барлык фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре республика бюджетын формалаштырганда сайлаучылар мәнфәгатьләреннән чыгып эш йөрттеләр. Коронавирус чире таралган чорда икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүгә, шулай ук халыкка, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары кабул итүгә булышлык күрсәттеләр. Федераль законнарны һәм республика законнарын камилләштерүдә актив катнаштылар.

Читтән моңарчы күрелмәгән куркыныч янау шартларында депутатлар бердәм рәвештә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның илнең бәйсезлеген һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә тоткан курсын хупладылар.

Күп эш башкарылды, шулай да хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә аз түгел әле. Шуңа да сезнең һәрберегезнең теләктәшлеге, ярдәме бик мөһим. Күмәк булсак кына, без Татарстаныбызны яшәргә, эшләргә, гаилә корырга һәм балалар үстерергә уңайлы  итүгә ирешә алачакбыз. Без аны киләчәк буыннарга да шулай тапшырырга бурычлы.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сайлау алды чоры нәтиҗәле узды, сәяси партияләр һәм кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр, халык белән күпсанлы очрашулар уздырылды.

Алда – тавыш бирү көне. Һәрвакыттагыча, татарстанлылар Ватанны ныгытуга һәм республикабызның алгарышына юнәлешне хуплауларын белдерерләр, сайлауга җаваплы карарлар дип ышанам.

Республика парламентының җиденче чакырылышы, киләсе 5 елда Татарстанның нинди булачагы сезнең ничек тавыш бирүегезгә бәйле.

Сайлауда катнашыгыз! Гаиләгез белән тавыш бирергә килегез!

Р.Н. Миңнеханов

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*