tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба район китапханәсендә Республикакүләм методик семинар узды
Саба район китапханәсендә Республикакүләм методик семинар узды

Саба район китапханәсендә Республикакүләм методик семинар узды

Саба район китапханәсендә “Экология һәм яшьләр: экологик культураны формалаштыруда китапханәнең роле” республикакүләм методик семинар узды. Семинарга республиканың 12 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы вәкилләре, китапханәчеләр килде.

Чара район китапханәсе янәшәсендәге “Тукай” паркыннан башланып китте. Г.Тукайның әсәрләреннән әкияти тере күргәзмәләр каршы алды килгән кунакларны. Тукай һәйкәле янәшәсендә,шагыйрь тормышындагы хатын-кыз образлары сәхнәләштерелде. Җаннарга уелган Тукай чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

Алга таба кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде, китапханәнең  тарихы, эшчәнлеге һәм укучылар өчен  булган яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.

Семинарның рәсми өлешен  Рәис Миңнеханов ачып җибәрде, «Авыл яши» пилот проекты белән  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев таныштырды.

Республика  китапханәләре эшчәнлеге, проектлар, алга куелган планнар буенча Татарстан Республикасының “Республика яшүсмерләр китапханәсе” директорының инновацион һәм методик эшчәнлек буенча урынбасары Наталья Шайтанова чыгыш ясады.

Семинар Республикакуләм Модель китапханәләре вәкилләре чыгышлары белән үрелеп барды.

Семинарның икенче өлеше “Ямьле Саба” яр буенда дәвам итте. Беренче тукталыш “Изге кул” чишмәсе янында булды. Саба ягында үскән файдалы үләннәрдән, чишмә суын эчеп үскән якташ язучыларның китапларыннан күргәзмә белән танышып,“Таң суы” йоласын карадылар, чишмәнең тарихын белделәр. “Ягүр” чишмәсе янында халкыбызның милли йоласы “Каз өмәсеннән” бер күренеш карап, беразга гына булса да милли татар рухын күзалладылар. “Келтер” чишмәсендә борынгыдан килгән йола “Самавыр агарту», “Яшь киленгә су юлын күрсәтү” күренешләре, татар халкының милли гореф-гадәтләргә тугры калып яшәве  чагылыш тапты.  Семинарның бу милли рухлы өлеше кичке җырлы-биюле уеннар белән төгәлләнде.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*