tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәгә җыелды
Балтачта татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәгә җыелды

Балтачта татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәгә җыелды

Август аенда, укытучыларныӊ август конференциясе кысаларында, бер төркем татар теле укытучылары Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайтканнар иде. Укытучылар шәһәрнеӊ тарихи урыннары, күренекле шәхесләре белән таныштылар, үзләренә укыту-тәрбия процессында куллану өчен бик күп мәгълүмат тупладылар. 5 нче сентябрь көнне, шул чараныӊ дәвамы буларак, Балтач урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе узды.

Киӊәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы катнашты. Ренат Камил улы татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ узган уку елындагы нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирде, рәхмәт сүзләрен җиткерде, 2024-2025 нче уку елына эш юнәлешләрен билгеләде һәм узган уку елында район методик берләшмәсендәге актив эшчәнлекләре өчен укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәгариф идарәсе методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы республика күләмендә һәм район җирлегендә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекне анализлап, алдагы елга максат, бурычларны билгеләде, кайсы юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

Балтач муниципаль районы туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, Балтач урта мәктәбе укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы ассоциация эшчәнлеге турында чыгыш ясады, эш планы белән таныштырды.

Туган телдән төп дәүләт имтиханын тикшерү буенча эксперт, Куныр урта мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү темасын яктыртты.

Киӊәшмә ахырында 2024 нче елда юбилейларын билгеләп үтүче укытучылар тәбрикләнде.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*