tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казакъстан Халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азильханов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Казакъстан Халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азильханов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Казакъстан Халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азильханов белән очрашты

Бүген, 9 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казакъстан Халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Марат Азильханов белән очрашты.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе урынбасары, «Казакъстан татар һәм башкорт конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, өлкә мәслихәте депутаты Абай Рафаил Хаҗипов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында ике халык арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Ике як та тирән тарихи тамырлары булган һәм хәзерге шартларда үсүен дәвам иткән дустанә элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*