tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Артур Хакимов – безнең заман герое
Артур Хакимов – безнең заман герое

Артур Хакимов – безнең заман герое

Чардаклы район мәдәният йортында “Безнең йортыбыз геройлары” федераль проекты кысаларында бүгенге заман геройларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Әлеге проектта спортчылар һәм халыкара, бөтенроссия ярышлары призерлары – БРИКС илләре уеннарында билбау көрәше бәйгесендә җиңүче Артур Хакимов белән кудо буенча спорт мастеры, ПФО һәм бөтенроссия ярышлары чемпионы Алексей Пашев катнашты.

Артур белән Алексейның укучылары – талантлы шәкертләре сәхнәдә үзләренең осталыкларын – төрле техникаларны, саклану һәм атака ясау приемнарын, спорт трюкларын күрсәттеләр.

Очрашуга СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучы герой – Батырлык ордены кавалеры Александр Кузнецов та чакырулы иде.

Геройлар – безнең янәшәбездә, күршебездә яшәүче кешеләр. Алар безнең мәктәпләрдә укыйлар, без йөргән юллардан йөриләр. Алар үз-үзләрен җиңеп, геройлык, батырлык үрнәге күрсәтәләр, Туган илебезне, газиз Ватаныбызны, халкыбызны чын ихластан яратып, изге һәм игелекле гамәлләр кылалар, яхшылык эшлиләр.

“Артур Хакимов бала вакыттан ук татарча көрәш белән шөгыльләнә. Сабантуйларда – мәйдан батыры, халыкара ярышларда чемпион исемен яулап, Үрән авылының яхшы данын еракларга таратты, без аның белән бик тә горурланабыз. Ул – хәзерге заман герое”,- ди Үрән авылы мәдәният йорты директоры Наилә Забихуллова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*