tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Мичән килененә су юлы күрсәттләр
Иске Мичән килененә су юлы күрсәттләр

Иске Мичән килененә су юлы күрсәттләр

Гаилә елында Иске Мичән авылында яшәүче  Рания һәм Солтан Хәйруллиннар гаиләсендә зур шатлык — килен төшерделәр. Уллары Инсаф Көек авылы кызы Динә белән гаилә учагы кабыздылар. Туй артыннан  килен токмачы һәм су юлы күрсәтү йолалары булып узды.

Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Су – яшәү чыганагы. Яшь килен – учак хуҗабикәсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр.

Йола буенча киленне егетнең кыз туганы озата барды. Килен исә каенсеңлесенә үзенең бүләген тапшырды.

Милли киемнәр кигән килен Динә көянтәгә бизәкле  чиләкләр асып, яшь кияү Инсаф белән парлап авылның иң матур “Зөбәрҗәт” чишмәсенә бардылар. Аларны туйда катнашучылар гармуннар, җырлар белән озата барды.

Килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш (ак төстәге) акчалар ташлады, истәлеккә чиккән сөлге калдырды.

Яшь гаилә, чишмә буенда урнашкан “Хәйрия бакчасына” пар алмагачлар утыртты. Килен белән кияү урам буйлап су алып кайтканда авыл халкы капка төпләренә чыгып изге, якты теләкләр теләделәр.

Өйгә алып кайтып җиткергәч, суны беренче булып кияүнең әти-әниләре татып карады, аннан кияү үзе hәм калган кунаклар, күршеләр саф судан авыз иттеләр. Кунаклар үз чиратында яшь парга изге теләкләр теләделәр,  матур җырларын яңгыраттылар.

Яшьләр үзләре һәм әти-әниләре әлеге матур йоланы оештыручы Керәнне авылы клубы хезмәткәрләренә, гаилә тарихын бизәгәннәре  өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Рәмзия Сафина, клуб  мөдире.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*