Элек-электән татар авылларының дәрәҗәсе игелекле, хезмәт сөйгән, иманлы кешеләре һәм мәчетләр булуы белән билгеләнгән. 15 ел элек Тубыл районында урнашкан Бәек авылында яшәүче милләттәшләребез һәм өлкәбезнең татар авылларыннан, шәһәрләрдән килгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында яңа мәчет ачылган иде. Бу гаҗәеп күркәм вакыйга күпләрнең хәтерендә матур истәлекләр калдырды. Күп еллар дәверендә Бәек мәчетендә дини бәйрәмнәргә, җомга намазларына авыл халкы җыела.
Бу турыда газета битләрендә язылып бара. Август аенда авыл мәчетенең 15 еллыгына һәм мәчет исеме язылган истәлек тактасы куелу уңаеннан чара үтте. «Әлимә» исеме бирелгән истәлекле тактаны кую чарасында авыл халкы, күрше Бәек, Баеш, Шаңшы авылларыннан якташлары катнашалар. Хөрмәтле кунакларның берсе Тубыл Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим Сухов мәчет юбилее һәм мәчеткә истәлек тактасы куелу белән авыл халкын котлады. Ул: «Изге эшләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Мәчеткә кеше килсә, җомга намазларына авыл халкы җыелган очракта мәчетнең ишекләре ачык булсын. Авыл мөселманнары белән бүген мәчеттә намазга бастык. Яшьләр, балалар читтә булмасыннар иде. Күңелендә иманы булган һәр кеше догасын кыла, намазга баса. Бәек авылы халкына рухи байлык, сәламәтлек, игелекле, имин тормыш, күңел тынычлыгы телим», – дигән теләкләрен юллады.
Бәектә гомер кичергән авылның беренче мулласы Насыйбулланың тормыш юлы белән чараны алып баручы, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге белгече Айгөл Корбанова таныштырды. Ул: «Насыйбулла мулла гаиләсе дин юлында булган, сәүдә эшләрен алып барган. Шул елларда Бәек авылы аркылы сәүдә кәрваннары узган. Нәсыйбулла мулла һәм аның беренче хатыны Мөхибҗамал дүрт бала тәрбиялиләр: Майрә, Сабирә, Кабирә, Зиннәтулла. Икенче хатыны Шәрипҗамал белән Сабия һәм Хөтҗәтне үстерәләр. Насыйбулла өченче хатыны Шәрифә белән кызлары Әлимәгә, уллары Сибгатуллага да дини тәрбия, белем бирәләр. Мулла хатыннары икешәр катлы йортларда яшәгәннәр. Балаларны балачактан ук дингә, өлкән буынга, әти-әниләренә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерәләр. Бүген дә киләчәк буыннарыбыз иманлы, итагатьле, миһербанлы булсыннар. Бүгенге көндә Насыйбулла мулланың дәвамчыларына изге дини эшләрендә уңышлар телибез», – дип сөйләде.
Дини чарада Насыйбулла мулла нәселеннән Мөхәммәдуллиннар, Аюповлар, Әминовлар, Апсатаровлар, Насыйбуллиннар, Юнысовлар, Мәүлитовлар катнашалар. Насыйбулла мулла нәселе вәкилләре Бәектә, Бегишевода, Шаңшы авылларында һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр. Чарада катнашучы Майрә апаның кызының кызы 91гә чыккан Таирә апа Әминова, Шәрифә апаның оныгы, Әлимәнең улы Бикшанның тормыш иптәше, милләт җанлы, дин юлында булган, мәчетне төзеттерүчеләрнең әнисе Флора апа Апсатарова да була. Әле 15 ел элек мәчет ачылу тантанасында йөгереп кунакларны каршы алган апаларга нык сәламәтлек, озын гомер телисе кала. Быелгы бәйрәм чарасы милли ризыклар тулы хәтем ашы белән тәмамланды.
Авыл мәчетендә хәзрәт вазифасын башкаручы Вәлиулла Кучубаев, Аллаһ йортын төзеттерүче, күп көч һәм тырышлык күрсәткән Альберт Апсатаров дини чарада һәр катнашучыга, авыллардан килүчеләргә рәхмәт белдерде.
Римма УМИТБАЕВА