tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең сайлап алу этабы бара
Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең сайлап алу этабы бара

Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең сайлап алу этабы бара

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга,  сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» программасы кысаларында үткәрелә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында һәр категориядәге проектларны карау, сайлап алу һәм бәяләү этабы уза. Быел әлеге бәйгегә Россиянең 31 төбәгеннән 87 эш килгән.

Жюри составында:

  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы,
  • Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы,
  • Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы,
  • «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш табибы урынбасары Җәләлиева Асия Рәшит кызы,
  • КГМУның Югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе профилактик медицина һәм кеше экологиясе кафедрасы ассистенты Мөхетдинова Гүзәл Мансур кызы,
  • «Лотфуллин» КФХ рәисе, эшмәкәр Лотфуллин Равил Зиннур улы,
  • «Туган авылым» сату бүлеге җитәкчесе Назырова Гүзәл Равил кызы,
  • «Тәмле булсын» ҖЧҖ Сәламәт туклану рестораны директоры Хөсәенова Резеда Кыям кызы,
  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы референты Зәйнуллина Камилә Шаһит кызы,
  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы референты Бариева Фелиза Фәнис кызы.

Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә бәяләнә:

  1. Иң яхшы гаилә бизнесы (гаиләнең җитештерүгә җәлеп ителүе, бурычларны бүлү һ.б.).
  2. Иң яхшы бренд (атама, барлыкка килү тарихы, этикет, слоган, танылу һ. б.)
  3. Иң яхшы продукт (рецепт, барлыкка китерү тарихы, состав, социаль челтәрләрдә бирү).
  4. Уңышлы бизнес (булдыру тарихы, гамәлгә ашыру географиясе, ассортимент, табыш).
  5. Белемнәрне саклаучы (татар чәе турындагы белемнәрне китаплар, курслар, мастер-класслар аша таратучылар һ.б.).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*