tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясе Мөселманнары Диния Нәзарәте, Мәскәү Ислам Институтының 30 еллыгы һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи хезмәтенә 40 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе булды
Россия Федерациясе Мөселманнары Диния Нәзарәте, Мәскәү Ислам Институтының 30 еллыгы һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи хезмәтенә 40 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе булды

Россия Федерациясе Мөселманнары Диния Нәзарәте, Мәскәү Ислам Институтының 30 еллыгы һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи хезмәтенә 40 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш визиты белән Мәскәү шәһәрендә. Бүген башкалада Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII Корылтай-съезды уза. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе дә әлеге чарада катнаша.

Әлеге съезд кысаларында Россия Федерациясе Мөселманнары Диния Нәзарәте, Мәскәү Ислам Институтының 30 еллыгы һәм мөфти шәех Равил Гайнетдинның рухи хезмәтенә 40 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде. Шулай ук Мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдинне тагын 5 елга Россия  Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазыйфасына бертавыштан сайлануы белән котлады һәм аңа уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук сәхнәгә чакырылды. Ул Равил хәзрәт Гайнетдингә Татарстан Мөфтиятенең иң зур бүләге булган “Мәрҗани” орденын тапшырды.

Шуннан соң Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән Үзәкләшкән дини оешма – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең киңәшчесе, Аксакаллар Шурасы әгъзасы Сәүбанов Харис Әхмәт улын, Үзәкләшкән дини оешма – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе, нәзарәтнең үзәк ревизион комиссиясе рәисе, Мәскәү шәһәре Җәмыйгъ мәчете мәдрәсәсе директоры Фәйзрахманов Җәфәр Ярулла улын, Үзәкләшкән дини оешма – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Комраков Вячеслав Александр улын бүләкләде.

Шулай ук Үзәкләшкән дини оешма – Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш имам-мөхтәсиб Бибарсов Илһам Әнвәр улы, Иркутск өлкәсе Чун районы мөселманнары Җирле дини оешмасы рәисе Дәүләтхуҗина Финдия Фоат кызы һәм башкаларга, Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*