tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итте
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итте

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды «Мөхәммәдия» шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итте

Рабигыль әүвәл аеның 16 нчы көнендә (19 нчы сентябрь) РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчеләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә булды һәм шәкертләргә яңа уку материаллары тапшырды. Шулай итеп, 86 беренче курс студенты 9 китаптан торган 251 736 сумлык дәреслек комплектлары алды. Бу дәреслекләр гарәп теле буенча уку әсбапларыннан гыйбарәт.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов шәкертләр белән аралашу вакытында аларны дөрес юл сайлауда хуплады.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ай саен өммәт өчен социаль әһәмияткә ия булган төрле башлангычларны хуплап чыга: ислам мәгарифенә ярдәм итү өстенлекле юнәлеш булып тора.

Исегезгә төшерәбез: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләрен дәреслекләр белән тәэмин итүе күркәм традициягә әверелде, ул ел саен шәкертләргә кирәкле әдәбият бүләк итә. Әйтик, ул 2021 елда 70 беренче курс укучысы өчен дәреслекләр һәм кабинетлар өчен җиһазлар сатып алды. Ә 2022 һәм 2023 елларда мәдрәсәнең беренче курс шәкертләре өчен эшмәкәрләр акчасына 100 шәкерт өчен китаплар алынды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*