tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Хәтер кичәсе” узды
Тубылда “Хәтер кичәсе” узды

Тубылда “Хәтер кичәсе” узды

21 нче сентябрьдә Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә (директор вазифасын башкаручы Зөлфия Әбусәгыйтова), себер татарлары автономиясе (рәисе Зәйтүнә Тычинских) белән бердәмлектә “Хәтер кичәсе” оештырылды.

Тубыл шәһәрендә татар телен, мәдәниятен торгызуда зур өлеш керткән, фидакарь хезмәт куйган мәрхүм якташларыбызны, күренекле шәхесләребезне, безнең арабыздан мәңгелеккә китүчеләрне җылы сүзләр белән, дога кылып искә алдылар. Күп еллар себер татар мәдәният үзәге директоры булып эшләгән Сафиулла Ильясовны, “Яңарыш” өлкә газетасы редакторы Азат Сәгыйтовны, Төмән татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримованы, шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованы, өлкәбезнең иҗтимагый эшләрендә тирән эз калдырган шагыйрь Булат Сөләймановны, Ильяс Рафиковны, Вәлимә Ташкалованы, Ришат Зиганшинны, Фәүрия Шәрипованы, Мәфруза Мортазинаны, Гөлшат Фәттахованы, Мәрҗанә Сәйфуллинаны; Айзат Насыйбуллинны, дин юлында булган Арслангәрәй хаҗи Арангуловны, Абделмәчит хәзрәт Алеевны, Рәхимҗан хәзрәт Бухартдиновны; Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә уен коралларында уйнаучы Нәҗим Корбановны, Маннур Азановны, Мансур Әминовны, Рият Гарифхановны, Булат Бекенинны, җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары Гөлнур Мусинаны, Закир Закировны, Рифкать Суючбакиевны, Әлфия Айданованы, Зөлфинур Юмашеваны, мәдәният үзәгендә күп еллар эшләгән Изил Кәримовны, Тәнзилә Кәримованы, Вәсимә Атнагулованы һ.б җылы сүзләр белән искә алып, Коръән аятьләрен укып Октябрист хәзрәт Мәчитов догаларын юллады.

Хәтем ашын әзерләүчеләргә, оештыручыларга, пешерүчеләргә, ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте. Бу изге эшне башкаручыларга изге теләкләрен юллады. Чараны оештыру кирәклеге турында инициатива белән чыккан “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина: ”Быел Сафиулла Ильясовның вафатына ун ел булды. Узган ел Рифкат Нәсыйбуллин белән хәтем ашны мәдәният үзәгендә үткәрергә кирәклеге турында сөйләшкән идек. Аллаһыга шөкер, матди ярдәм күрсәтүчеләр дә табылды. Төмән өлкә Дума депутаты Тамара Казанцевага, Мөнирә белән Ривал Хөснетдиновларга, пешерүчеләргә, оештыручыларга, иҗади бүлекне алып баручы Рузалия Курманалиевага һәм барлык катнашучыларга рәхмәтлебез”-диде.

1991 нче елдан хезмәт иткән, С.Ф.Ильясовның урынбарсары булып күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан, хезмәт ветераны Мәдинә Уразметова эшләгән елларын искә алып, хатирәләре белән уртаклашты:“1991 нче елны ремонт эшләнмәгән, музыкаль аппаратуралары да булмаган салкын бинада себер татар мәдәният үзәге эшли башлады. Авырчылыкларга карамастан, Сафиулла Ильясов җитәкчелегендә, яңа концепция төзелде, мәдәният үзәгендә мәгариф бүлеге, тарих һәм этнография музее, фәнни лаборотория, радио һәм телетапшырулар, драма театры студияләре эшләп китте. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Китаплар, методик кулланмаларны Казанга барып алып кайта идек. Безне анда үткәрелгән курсларга чакырдылар, калдырмадылар. Уңышлы эшләгән чорны, мәрхүм С.Ф.Ильясовны һәм ул елларны эшләүчеләрне җылы сүзләр белән искә алам. Сафиулла Ильясов җитәкчелегендә ремонт, яңа аппаратуралар алынды.

Төмән өлкә Губернаторы Владмир Якушев эшләгән елларны, аның ярдәме белән себер татар мәдәният үзәге бинасына яңадан төпле капиталь ремонт, реконструкцияләр эшләнде. Хәзер рәхәтләнеп, тырышып эшлә генә. Бүгенге коллективка, җитәкчеләренә уңышлар телим. Аларга татар мәдәниятен күтәреп яңа үрләр яуларга язсын,”-дип теләкләрен юллады. Хатем ашында РФ Атказанган укытучысы, мәдәният үзәгендә еш булган Рәшидә Бакиева да чыгыш ясады. Ул Хәтер кичәсен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Шигъри юллар белән изге эшләр башкаручыларга теләкләр теләде. Хәтем ашында хәзрәт вазифасын башкарган Октябрист Мәчитов элекке “Досуг” татар үзәгендә эшләгән елларын искә алды:”1989 нче елны Әнәс Гаитов җитәкчелегендә “Иртыш моңнары” ансамбле оештырылды. Ул татар үзәге “Досуг”ның җитәкчесе, мин администраторы булып эшкә урнаштым.

Элек бу бинада “Иртышсантехмонтаж” оешмасы булган. Бу бинаны татарлар оешмасына бирүдә шәһәр мәдәният комитеты рәисе Юрий Константинов(мәрхүм) безгә зур булышлык күрсәтте. Бу бина шулай итеп татарларга бирелде. Без монда җыелышып, бер бүлмәдә репетция эшли идек, бу бинада концертлар куерга мөмкинлек булмады. Концертларны авыл клубларында куйдык. 1990нчы елларга кадәр “Досуг” оешмасы гөрләп эшләде дип әйтер идем. Репетицияләрдә татар моңы, җырлары яңгырады. Безнең оештырылган “Иртеш моңнары” ансамбльнең җитәкчесе Шамил Айданов булды,”-дип хатирәләре белән уртаклашты.

Хәтем ашы тәмамлангач чараның иҗади бүлеге тамашачылар залында дәвам итте. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән җәмәгать эшлеклеләре Рифкать Насыйбуллин, Фәйзулла Камалов, Әнәс Гаитов катнаштылар, сәхнәдән чыгыш ясадылар. Өлкә Дума депутаты Тамара Казанцеваның, шәһәр Дума депутаты рәисе урынбасары Михаил Никитинның, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихның, Мәдинә Уразметованың чыгышлары да беркемне битараф калдырмады. Чарада өлкә милләтләр комитетыннан милли-мәдәни берләшмәләр һәм Казаклар эшләре бүлеге белгеч Вильдан Якупов та катнашты.

Экраннан татар юнәлешендә эшләгән мәрхүмнәрнең исемлеге күрсәтелде. Алар күп. Алар белән бергә татар халкының тарихы югалмасын. Ул елларны эшләгән чорны, хатирәләрне язып, саклап, яшь буынга тапшыру кирәклеге турындагы тәкъдимнәр кертелде.

Чараның иҗат бүлеге матур, эчтәлекле узды. Әлфия Мөслимова, Луиза Сөрмәтова, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле башкаруында җирле шагыйрьләребез Булат Сөйләйманов, Гөлфизәр Абдрахманова, Сөнгатулла Бекенин иҗат иткән шигырьләргә җырлар башкардылар. Җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, себер татар мәдәният үзәге каршында эшләүче түгәрәкләрдә белем алган балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Рузалия Корманалиева чараны оста алып барды.

Оештыручылар хезмәт күрсәтүчеләргә, милли ризыклар пешерүдә ярдәм итүчеләргә:Әлфия Майгадаровага, Лиана Абдуллинага, Рәсилә Көлмәмәтовага, Римма Баганаевага, Нәсимә Курмановага, Хәния Гаитовага, Суфия Казуковага, Фәридә Айбатовага, Камәрия Тимировага, Динара Әпсәләмовага, Зилия Азисовага рәхмәтләрен белдерделәр.

                                                         Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*