tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Эбәргүл авылында булды
Васил Шәйхразыев Эбәргүл авылында булды

Васил Шәйхразыев Эбәргүл авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Эбәргүл авылында булды. Торак пункт су басудан башка территорияләргә караганда күбрәк зыян күргән. Биредә 38 йортны су баскан. Шулай ук авылда клуб һәм кибет яраксыз хәлдә. Бирегә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән йөк китерелде.

Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының 5 участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*