27-28 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Новгород шәһәрендә милли спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасын уздыра.
Әлеге ярышларда катнашу өчен, бүген иртән Ульяновск өлкәсеннән җыелма команда китте.
Команданың җитәкчесе – бик күп сабантуйлар батыры, быел Казанда узган Бөтендөнья БРИКС уеннары чемпионы Артур Хәкимов.
Алар 14 төрдәге милли спорт бәйгеләрендә көч сынашачак. Сембер командасына җиңүләр телик!