tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте
Баулы районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте

Баулы районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте

Баулы муниципаль районы делегациясе Херсон һәм Луганск юнәлешләрендәге хәрбиләргә, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына гуманитар йөк илтте. Район башлыгы Ильяс Гозәеров шулай ук якташ хәрбиләр белән аралашты.

Хәрбиләр үтенече белән пилотсыз очу аппаратлары, радиоэлектрон көрәш чаралары, төзелеш материаллары, азык-төлек, төрле көнкүреш әйберләре, исемле посылкалар тапшырдылар. Бу юлы махсус хәрби операция зонасына озатылган йөкнең гомуми авырлыгы 40 тонна тирәсе тәшкил итте. Масштаблы посылка шулай ук хәрбиләр өчен транспорт – УАЗ автомобилен дә үз эченә алды.

Ильяс Гозәеров билгеләп үткәнчә, егетләрнең нияте – алга бару, барысына да зур сәлам тапшыралар. Чиратта – гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе. Ул шулай ук хәрбиләр үтенече белән формалаштырылачак.

Баулы районында гуманитар ярдәм җыюда предприятиеләр, оешмалар, иганәчеләр, авыл җирлекләре, волонтерлар һәм битараф булмаган гражданнар актив ярдәм күрсәтә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*