Каберләрне чүп үләннәреннән арындырдылар, корыган яфракларны җыйдылар, чардуганнарны чистартып, элмә такта куйдылар. Монда халкыбызның зыялылары җирләнгән. Төрле елларда матбугатта эшләүчеләр, әдипләр, артистлар. Шуңа күрә, өмәдә катнашу – җыештыру гына түгел, шәхесләр турына гыйлем дә өстәү, ди катнашучылар.