tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида татар теле укытыла башлаячак
Омскида татар теле укытыла башлаячак

Омскида татар теле укытыла башлаячак

Якшәмбе көнне Омскиның “Ибир” җирле татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда татар теле дәресләре оештыру буенча сорау каралды. Җыелышка укытучылар һәм туган телләрен өйрәнергә теләүчеләр чакырылган иде. Укытучылардан 40 ел стажы булган Асия ханым Назыйрова һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Эльвира ханым Сәхипова булды.

Әлегә туган телләрен өйрәнергә 15тән 40 яшькәчә булган 17 кеше язылды.
Җыелыш шәһәрнең Милләтара гуманитар үзәгендә узды. Татар теле курсы да анда ук, алдагы якшәмбе көнендә эшли башлаячак. Дәресләр “Ак калфак” оешмасы активисты Мәүличамал Сәгадиева тырышлыгы белән оештырылды.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*