tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә мөхтәсибәте Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия ашы үткәрде
Бөгелмә мөхтәсибәте Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия ашы үткәрде

Бөгелмә мөхтәсибәте Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия ашы үткәрде

Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ул җәмгыятьнең игътибарын өлкәннәрнең проблемаларына юнәлтүне күздә тота. Әлеге истәлекле көн кысаларында Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан тантаналы чара үткәрелде. Мәхәллә кешеләре, пенсионерлар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр өчен традицион бәйрәм мәҗлесендә Карабаш бистәсеннән тапшырылган яшелчәләр (гошер сәдакасы) таратылды.

Әйтергә кирәк, Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә гошер сәдакасын җыю һәм тапшыру дәвам итә. Азык-төлек җыелмалары мохтаҗлар өчен хәйрия акциясенә, мәдрәсә шәкертләренә атап әзерләнә. Район мөхтәсибәте гошер сәдакасын җыю кампаниясендә актив катнашканы өчен Руслан Фәтхетдиновка, шулай ук бу изге эштә катнашучыларга рәхмәтен белдерә.

Источник: dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*