tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Донецкида татар оешмасы яңа исем астында эшлиячәк
Донецкида татар оешмасы яңа исем астында эшлиячәк

Донецкида татар оешмасы яңа исем астында эшлиячәк

Инде хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе В. Г. Шәйхразыев Донбасска кылган эш сәфәре кысаларында Донецкида татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу барышында милләттәшләребез Милли Шура рәисенә үзләренең сөенечле хәбәрләрен җиткерде. Әле шушы көннәрдә генә алар моңа кадәр “Татар мәдәни үзәге” исеме астында эшләп килгән оешмаларны “Донецк шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы дип Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәтүгә ирешкәннәр. Җирле мохтариятнең җитәкчесе – бүгенге көндә Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “(Донбасс мөхтәсибәте) рәисе вазыйфасын да башкаручы Рәшит хәзрәт Брагин.

Хәзерге вакытта Донбассның җиде шәһәрендә, Россия Федерациясе кануннарына туры китереп, җирле татар милли-мәдәни мохтариятләрен оештыру, теркәтү эшләре дәвам итә.

Төбәктәге милләттәшебезнең теләге – алга таба җирле мохтариятләрне берләштереп, Донецк Халык Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятен булдыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*