tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Ташкент шәһәренә бара
Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Ташкент шәһәренә бара

Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Ташкент шәһәренә бара

Бүген, 10 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәренә бара.

Биредә Васил Габтелгаяз улы Азия Сабан туе узачак мәйданчыкларны карар дип көтелә. Шулай ук әлеге эш сәфәре кысаларында Ташкенттагы татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзалары белән очрашу планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*