VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне башланды. Бүген делегатлар Татарстан Республикасының Әтнә районына сәяхәт кыла.
Биредә алар күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең туган нигезендә, Ябынчы авылында булдылар. Хәзерге вакытта галимнең туган нигезе тимер киртә белән уратып алынган.
Алга таба делегатлар Комыргуҗа авылында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеена юл тоттылар. Музей 1992 елда оештырыла башлый. Ә 2000 елның 2 октябрендә Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе бинасында рәсми төстә ачыла. Әлеге музей ике экспозиция залыннан гыйбарәт.
Форум делегатлары Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Музейда күренекле татар мәгърифәтчесенә кагылышлы этнографик, археологик табылдыклар, документлар, сирәк очрый торган китаплар, Коръән һәм картиналар да саклана.