VII Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучыларның Әтнә районына сәяхәтләре дәвам итә. Делагатлар Күлле Киме авылында урнашкан Сибгат Хәким музее белән таныштылар. Музей буенча экскурсия шагыйрьнең әсәрләреннән шигъри өзекләр укып алып барылды.
1981 елның 26 декабрендә Сибгат Хакимнең 70 еллык юбилее уңае белән шагыйрь укыган мәктәпнең бер классында музей-бүлмә ачыла. Бу музей-бүлмә укытучылар, укучылар, авыл халкы, музей җитәкчесе Луиза Шәмсиеваның зур тырышлыгы һәм Сибгат Хакимне хөрмәт итүләре аркасында туа. Музей ачылышына С. Хәким каләмдәшләре һәм дуслары белән кайта, үз куллары белән тасманы кисеп керә.
1997 елда музейны яңа мәктәпкә күчерәләр. Бу тантанага Татарстан дәүләт Фәннәр академиясеннән бер төркем галимнәр белән шагыйрьнең улы Рафаэль Хәкимов кайта. Ул музейга 15тән артык документ калдыра, “Сибгат Хәким музее” дигән буклет эшләтә.
Монда С. Хәкимнең китаплары, газета-журналлар, документлар, язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, шагыйрьгә бүләк ителгән әйберләр, хатлар һ. б. саклана. Шулай ук биредә Сибгат Хәкимнең бюсты урнаштырылган. Әлеге бюст мәктәп фоөесында тора һәм кергән һәркемне каршылый.
Экскурсия ахырында мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы музейга истәлекле бүләкләр тапшырды.