tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең спортчылар сынатмады
Безнең спортчылар сынатмады

Безнең спортчылар сынатмады

Түбән Новгород шәһәрендә спортның милли төрләре буенча “Без – татарлар” дип исемләнгән Бөтенроссия спартакиадасы узды. Анда Ульяновск өлкәсе спортчылары да осталыкларын күрсәтте.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган спорт бәйгесендә Татарстан Республикасы, Самара, Киров, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләре командалары катнашты. Безнең төбәк спортчылары командасына БРИКС уеннарының милли көрәш чемпионы Артур Хакимов җитәкчелек итте.

“Командалар спортның сигез милли төрендә – көрәш, бер аякта көрәш, мас-рестлинг, аркан тартышу, уктан ату, армрестлинг, капчык белән сугышу, гер спорты бәйгеләрендә көч сынашты”,- ди команданың капитаны Артур Хакимов.

Бөтенроссия спартакиадасының нәтиҗәләре дә билгеле: Татарстан Республикасы командасы 1 нче урынга чыкты. Ә Самара һәм Ульяновск өлкәләре командалары 2 һәм 3 нче урынны үзара бүлештеләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*