tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы дәвам итә
«Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы дәвам итә

«Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы дәвам итә

15-16 октябрь көннәрендә Әлмәт районында Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Хатын-кыз – тормыш чишмәсе» исеме астында күчмә утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасының 21 районнарыннан, Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән, 1 чит илдән 100 хатын-кыз катнаша.

Беренче көнне пленар утырыш узды. Биредә катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова cәламләде.

Шулай ук чарада «Татнефть» Хәйрия фонды җитәкчесе Э. Ө. Газизова, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Л. Н. Зарипова,  «Ак калфак» татар хатын-кызларының Әлмәт бүлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе С. М. Җиһаншина, Яңа Кәшер авылы җирлеге башлыгы,«Наза» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Л. М. Гиниятуллина һәм башкалар катнашты.

Утырыш ахырында резолюция кабул ителде һәм бүләкләү тантанасы узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*