tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» татар дәүләт курчак театрына «академик» исеме бирелде
«Әкият» татар дәүләт курчак театрына «академик» исеме бирелде

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына «академик» исеме бирелде

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына «академик» исеме бирелде. Хәзер ул «Әкият» татар дәүләт академик курчак театры» дип атала. Шул хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына бүген имза куелган.

Бу Россиядә «академик» исеме йөрткән беренче милли курчак театры. Россиядә моңарчы Образцов исемендәге курчак театры һәм Түбән Новгород курчак театры «академик» исемен йөртә иде. Шулай ук, Луганск һәм Донецк курчак театрлары да «академик» исемен йөртә.

  • «Әкият» татар дәүләт курчак театры быел 90 еллыгын билгеләп узды.
  • 2012 елда театр яңа бинага күчте.
  • 2019 елдан театрның сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйниев билгеләнде.
  • 2024 елда театрның «Авиатор» спектакле өч «Алтын битлек» алды. Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев һәм театр артисты Дилүс Хуҗахмәтов – «Алтын битлек» премиясе лауреатлары.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*