tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта татар спартакиадасы
Түбән Новгородта татар спартакиадасы

Түбән Новгородта татар спартакиадасы

Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) гамәлгә куйган «Без – татар» проекты кысаларында татар милли спорт төрләре бу­енча I Спартакиада узган елның август аенда Чиләбе өлкәсенең Коншак авылында пилотлы чара буларак оештырылган иде. Моны БТКның чираттагы бер уңышлы һәм милләт өчен кирәкле проекты дип тапканнан соң, быел аны Түбән Новгородта уздырырга килештек. Татарстан, Самара, Ульян, Киров һәм Түбән Новгород командалары биредә 8 спорт төре бу­енча – татарча билбаулар белән һәм бер аякта көрәшү, армрест­линг (кул алышу), мас-рестлинг (таяк тарту), ук ату, канат тарту, гер күтәрү һәм капчыклар белән сугышу кебек күбрәге безгә са­бантуйлардан таныш булган уен­нарда ярышачак. Безнең шушы инициативаны күтәреп алган һәм аны кирәкле шартларда ма­тур гына уздырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасының мәдәният, Нижгар өлкәсе хөкүмәтенең спорт министрлыкла­рына һәм дә урындагы реги­ональ татар автономиясенә рәхмәтләребезне белдерәбез”, – дип аңлатты күрешеп-аралашу вакытында быелгы Сергач окру­гы Сабан туеннан танышып киткән дустым – БТКның спорт программаларын гамәлгә ашы­ру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов.

Катнашучы командалар пара­ды тезелешеп басканнан соң, аларны безнең өлкә спорт мини­стры Дмитрий Кабайло, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шарипов, өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфутдинов, Түбән Новго­род шәһәре иҗтимагый пала­та рәисе Сергей Горин, Киров өлкәсе татарларының мәдәни- агарту иҗтимагый оешма ида- рәсе рәисе Рауф Фасхутди­нов, Түбән Новгород Думасы депутаты Кәрим Ибраһимов, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, Дәүләт куркынычсызлыгы һәм хәрби контркүзәтчелек ветераннары союзы рәисе ярдәмчесе, Рос­сия сугышчан сәнгать союзының региональ бүлеге президен­ты Александр Малышев җылы сәламләделәр, сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларга ярышларда уңышлар теләделәр.

Шушы форсаттан файдала­нып, Александр Викторович өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары, Түбән Новгород шәһәренең хөрмәтле гражда­нины һәм өлкә иҗтимагый па­лата әгъзасы Валерий Камаль­диновка Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиянең 105 еллыгы уңаеннан Дәүләт куркынычсыз­лыгы ветераннары союзының истәлекле күкрәк билгесен тан­таналы рәвештә тапшырды. Ә милли тормышыбызда актив­лык күрсәткән бер төркем дин кардәшләребез белән беррәттән Ирек Илдус улы өлкә спорт ми­нистры Дмитрий Сергеевичны да БТКның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Илебез гимны яңгыравы белән Россия флагы күтәрелгәч, татар милли спорт төрләре бу­енча II Спартакиада ачык дип игълан ителде һәм катнашучы­лар барысы да спорт ярышлары нокталары буенча таралышты. Әлегә алар әзерлек алып бар­ган вакытта сәхнәдә һәвәскәр җырчыбыз Венера Исаева, Та- тарстанның атказанган артист­лары Энҗе Шаймурзина белән Илдар Әхмәтов бик яхшы кон­церт бирделәр. Әмма ләкин аларны карарга һәм тыңларга тамашачы бик аз иде.

“Әлбәттә, гади халыкның килмәве – бик кызганыч, күңелсез күренеш. Ә бит мил- ләттәшләребезне бу милли спорт бәйрәменә җәлеп итәр өчен, автономия тарафыннан күпкә алдан нык эшләр алып барылды, күп көч сарыф ител­де, шактый чыгымнар тотылды. Кем белә инде, бәлки төнлә үк ява башлаган яңгыр да бу тискәре күренешкә үз өлешен керткәндер. Гомумән алганда, халыкны бушлай концертка җыю соңгы елларда зур проблемага әверелә башлады һәм бүгенге вакыйга – шуңа бер ачык дәлил дисәм, бик үк дөрес тә булмас кебек. Мәсәлән, узган елның но­ябрь аенда булып үткән Милли көй фестивалендә зал шыгрым тулып, стена буенда басып ка­радылар. Быелгы май аенда Түбән Новгород дәүләт акаде­мия филармониясендә үткән безнең Милләтара фестивальне 1000 кешедән артык тамашачы карады.

Бүген, беренчедән, болытлы һава торышы халыкны куркытса, икенчедән, безнең халык өчен стадион форматы ят нәрсә һәм биредәге керү системасы да артык катлаулы”, – дип аңлатты өлкә татар автономиясе башкар­ма директоры урынбасары Зилә Ахмадуллина.

Мисал өчен шуны әйтеп үтәргә кирәк, узган ел Чиләбе өлкәсе Коншак районында булып үткән I “Без татар” Спартакиадасы 1500 тамашачы җыйган. Ә бездә бу санның 1 проценты булдымы икән?!

28 сентябрьдә Түбән Новго­родта “Нижний Новгород” фут­бол стадионының “Спорт-Порт” мәйданчыгында булып үткән татар Спартакиадасында җиңеп чыккан командалар исемле­ген социаль челтәрләребездә игълан иткәч: “Безнекеләр көрәштә дә оттырды мени?” – дип сораучылар булды. Нижгар көрәшчеләре анда бөтенләй күренмәде, чөнки бу ярышлар классик стильдә, ягъни “казанча” алып барылды.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Автор фотолары.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*