tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда яңа төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә тәкъдим иттеләр
Чистайда яңа төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә тәкъдим иттеләр

Чистайда яңа төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә тәкъдим иттеләр

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры һәм авылның имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров Чистайда төзелә торган мәчеткә «Юкәтау» исемен бирергә кирәк дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Барлык тарихи-мәдәни һәйкәлләр үзенең атамасы белән яши. Болгарны алсак, «Болгар» дигән җырчылар төркеме, кунакханә, кафелар бар. Болгарга тиң булган Юкәтауга кагылышлы атаманы белмим. Чистайда бер урам атамасы бар, диләр. Юкәтау масштабы бер тыкрык исемендә генә булуга лаеклы түгел. Мәдәният йорты, спорт комплексы, китапханә, кафеларга исемен биреп була. Чистайда, бу борынгы шәһәрнең чигендә диярлек мәчет төзелә, мәчеткә «Юкәтау» исеме бирелсә, бик урынлы булыр иде. Ул якта башка мәчет төзелмәс инде», – дип сөйләде ул.

  • Ул кичә Чистайда узган түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәл Юкәтау археология һәйкәленә багышланган иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*