tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе: Безнең Төрекмәнстан белән хезмәттәшлегебезнең күптәнге тарихы бар
Татарстан Рәисе: Безнең Төрекмәнстан белән хезмәттәшлегебезнең күптәнге тарихы бар

Татарстан Рәисе: Безнең Төрекмәнстан белән хезмәттәшлегебезнең күптәнге тарихы бар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашу уздырды. Очрашу Казанда БРИКС саммиты кырларында узды.

Республика Рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдовка Горбангулы Бердымөхәммәдов нигез салган җылы мөнәсәбәтләр һәм традицияләр, шулай ук хезмәттәшлекне саклап калу һәм киңәйтү өчен рәхмәт белдерде. “Безнең хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар. Барлык юнәлешләр буенча системалы эшлибез. Безнең предприятиеләр катнашкан проектлар яхшы динамика күрсәтә”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Сәрдар Бердымөхәммәдов Казанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы уңышлы үсә һәм шундый мөһим саммитлар уздыру урынына әверелде”, – дип билгеләп үтте Төрекмәнстан Президенты.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовка «Дуслык» ордены тапшырды. “Бу бүләк безнең хезмәттәшлек символы булачак”, – дип йомгаклады Төрекмәнстан Президенты.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*