tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү шәһәрендә Тинчурин театры гастрольләре узачак
Мәскәү шәһәрендә Тинчурин театры гастрольләре узачак

Мәскәү шәһәрендә Тинчурин театры гастрольләре узачак

11-12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар Россия башкаласында «Театр мимики и жеста» бинасында 11 декабрь 19.00 сәгатьтә «Чулпан» мелодрамасын (автор – Ш.Хөсәенов, режиссер – Р.Гарипова), 12 декабрь 19.00 сәгатьтә «Мәхәббәт баскычы» комедиясен (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк. Әйтергә кирәк, «Чулпан» спектакле Мәскәү тамашачыларына тәүге тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Искәртеп узыйк, Тинчурин театрының Мәскәү шәһәренә гастрольләре соңгы тапкыр быелның мартында булды. Ул вакытта башкала тамашачыларына «Яратам! Бетте-китте» җырлы-биюле комедиясе (авторы – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – Т.Имаметдинов) күрсәтелде.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*