tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нурлы Казанда» дип исемләнгән милли музыка кичәсе була
«Нурлы Казанда» дип исемләнгән милли музыка кичәсе була

«Нурлы Казанда» дип исемләнгән милли музыка кичәсе була

Концертта Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрга кушылып Илгиз Шәйхразиев, Диләрә Нәбиуллина, Иркен Мостафин, Илнур Байназаров һәм Альмир Сөләйманов җырлаячак.

2 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе конференц-залында Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Алсу Сөнгатуллинаның «Нурлы Казанда» дип исемләнгән милли музыка кичәсе була.

Кичәдә Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры да чыгыш ясаячак.

«Иҗат кичәсендә хор өчен романслар һәм әсәрләр, оркестр, вокаль һәм инструменталь музыка, балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр яңгыраячак. Композиторның яңа редакциядә «Алкыш» I коллаборацион театр лабораториясе-семинары һәм «Умай» опера лабораториясе кысаларында язылган музыкасын да ишетеп булачак. Классик фортепиано кылларын заманча ритм һәм көйләр белән берләштергән «Хыялга юл» фортепиано альбомы шулай ук автор концертының бер өлеше булачак», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*