Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Коншак авылында Хәтер аллеясына чәчәкләр салды. Соңрак, әлеге чарага җыелганнар, бер минут тынлык игълан итеп, геройларны искә алдылар.
Биредә шулай ук күренекле татар шагыйре һәм Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлил һәйкәлен карау оештырылды. 2025 елда без Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез, һәм Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты истәлеген мәңгеләштерәчәк һәйкәл кую мөһим вакыйга булачак.