9нчы ноябрьдә (җөмәдәл-әүвәл аеның 7нче көнендә) Яр Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев ис. “Витязь” спорт мәктәбендә татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак.
Әлеге турнирның төп үзенчәлеге – үз категориясендә җиңү яулаучылар (алар барысы 10 кеше) төп бүләк – 2025нче ел хаҗына юллама уйнатуда катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Хаҗ ул – һәрбер мөселман тормышындагы мөһим сәфәр.
Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру максатын куя. Моннан тыш, ярышлар яшьләрдә рухи ныклык һәм чыдамлык тәрбияләүгә, спортчылар арасында дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Чара Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак.
Татар көрәшендә 18 яше тулган, физик әзерлеге яхшы булган һәм намазны дөрес уку буенча тестны уңышлы узган мөселманнар катнаша ала. Ярышлар 60ка кадәр, 70кә кадәр, 80гә кадәр, 90га кадәр, 100гә кадәр һәм аннан да зуррак авырлык үлчәүләрендә узачак. Моннан тыш, быел кул көрәшендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар өчен яңа категория өстәлде.
Чыганак: dumrt.ru