28-30 октябрь көннәрендә Түбән Новгород- та узган IX “Бигиев укулары” Бөтенроссия фәнни-белем бирү конференциясе кысаларында шәһәрнең «Тәүбә» мәчете комплексында төзелгән рухи-агарту үзәге тантаналы ачылды һәм шушы мәчетне төзүдә башыннан ахырынача көч куйган мөхтәрәм Үмәр хәзрәт Идрисовның (1954 – 2020) 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә аистәлек тактасы беркетелде.
Үмәр хәзрәт 1993-2008 еллар- да Түбән Новгород өлкәсе мө- селманнары Диния нәзарәте идарәсен җитәкләде. Аның тырышлыгы белән шәһәрнең тарихи мәчете татарлар их- тыяҗына кайтарылды, “Тәүбә” мәчетеннән тыш, өлкә Җәмигъ мәчете каршында “Маһинур” мәдрәсәсе төзелде.
Шушы истәлекле тантанада катнашучыларга җибәргән юлла- масында Россия мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе рә- исе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Үмәр хәзрәтнең Нижгар төбәгендә мөселман тормышын җанландыруга керт- кән өлешен югары бәяли.
«Башта 1988 елда аксакалла белән бергә Җәмигъ мәчетен кайтаруда катнашты, аннары шул Аллаһы йорты белән янәшә Үмәр хәзрәт җитәкчелегендә «Маһинур» мәдрәсәсе төзелде, аның тырышлыгы белән «Тәүбә» мәчете, Ислам мәдәни үзәге һәм Хөсәин Фәезханов исемендәге Ислам институты барлыкка килде», – диелә анда.
Баш мөфтинең хатын аның беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдинов җиткерде.
Бу тантаналы чарада төбәк Диния идарәсе рәисе, казый Гаяз хәзрәт Закиров, Мәскәү Ислам институты җитәкчелеге, имамнар, мөгаллимнәр катнашты.
„Аннары шушы яңа бинада өл- кә мөселманнарының тради- цион пленумы узды, кайбер имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырылды”, – дип хәбәр итә DUMRF_TAT телеграм каналы һәм әлеге фото да нәкъ менә шул чыганактан алынды.
Олег ХӨСӘИНОВ