tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Татарча диктант” акциясенә кушылды

8 ноябрь көнне Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарча диктант – 2024» дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Китапханәчеләр, студентлар һәм теләге булган һәркем татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.

Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган т язучы, драматург, журналист, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан алынган өзек буенча язды. Текстны Алабуга муниципаль районының буенча татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Шәрипова Гүзәл укыды.

Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырылачак.

Чыганак: Библиотеки Елабуги

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*