tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Трабзонда яшәгән татарлар Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Трабзонда яшәгән татарлар Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Трабзонда яшәгән татарлар Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Якшәмбе көнне Трабзонда яшәгән татарлар Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Матур һәм тыныч кафеда 8 кеше очрашып Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” хикәясеннән өзек буенча диктант язды. Араларында 60 яшенә җиткән Альфира апа да, университетта укыган студентлар да бар иде. Барысы да рәхәтләнеп татар телендә диктант язды. Диктантка гаиләсе белән килгән Трабзондагы Русия консулы Р.Хаҗиев та катнашты.

Диктант авыр булмады. Беренчедән, күрешеп аралашуга бер форсат – кешенең чит илдә иртәме соңмы, туып-үскән мәдәният кешеләре белән бер аралашып алу теләге туа. Икенчедән, әлбәттә, туган телебездә сөйләшергә мотивация тудыра – татар теленең, төрки телләрдән булуына һәм төрек теленә охшаш булуына карамастан, үзенә хас үзенчәлекләре бар.

Диктантны язып бетергәч, җыелганнар кош теле һәм кабак бәлеше белән тәмләп чәй эчтеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*