tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Әшеван авылына гуманитар ярдәм тапшырды
Бөтендөнья татар конгрессы Әшеван авылына гуманитар ярдәм тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Әшеван авылына гуманитар ярдәм тапшырды

Бүген, 12 ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Әшеван авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Ярдәм ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җыелды. Чарада «Бөтендөнья татар конгрессы фонды» республика иҗтимагый хәйрия фонды директоры Артур Сабиров катнашты. Ярдәм программасы кысаларында азык-төлек продуктлары һәм беренчел кирәк-яраклар китерелде.

Исегезгә төшерәбез, 8 майда Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде. Меңләгән йортларны су басып, дистәләгән мең кеше вакытлыча тораксыз һәм азык-төлексез калды. Су киткәч, кешеләр үз йортларына кайттылар. Хәзер вәзгыять яхшырды, әмма һәлакәтнең нәтиҗәләре әле дә саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*