tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әбәркүлдә Бөтендөнья татар конгрессы 7 татар авылына гуманитар ярдәм калдырды
Әбәркүлдә Бөтендөнья татар конгрессы 7 татар авылына гуманитар ярдәм калдырды

Әбәркүлдә Бөтендөнья татар конгрессы 7 татар авылына гуманитар ярдәм калдырды

Бүген, 12 ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенең 7 татар авылына гуманитар ярдәм тапшырды. Ярдәм Әбәркүл авылына китерелде. Бу ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды . Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 8 майда Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде. Меңләгән йортларны су басып, дистәләгән мең кеше вакытлыча тораксыз һәм азык-төлексез калды. Су киткәч, кешеләр үз йортларына кайттылар. Хәзер вәзгыять яхшырды, әмма һәлакәтнең нәтиҗәләре әле дә саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*