8-10 ноябрь көннәрендә тугызынчы тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм акциясе узды. Аның төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе. Максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, татар теленә карата мәхәббәт уяту. Акция Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Анарда өч дистәдән артык чит илдә һәм РФнең 70тән артык регионында яшәүче милләттәшләребез катнаша. Безнең Нижгар төбәге дә бер дә читтә калмый, ә “Туган як” редакциясе хезмәткәрләре һәр ел акцияне оештыручы буларак чыга.
Барлык катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез һәм сезнең игътибарга “Татарча диктант” акциясеннән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Илебез регионнарында яшәүче татарлар Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” хикәясеннән алынган өзек буенча диктант язды һәм белемегезне тикшерү өчен без аның текстын бастырабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы