Бүген Казанда XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы ачыла. Анда катнашучы делегатлар инде башкалага килә дә башлады. Түбән Новгород өлкәсеннән делегатлар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев белән очрашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев та катнашты.
Делегатлар Түбән Новгород өлкәсендәге эшчәнлекләре турында сөйләде. Татар тормышын тагын да җанландыру өчен уртак проектлар булдыру хакында фикер алыштылар. Түбән Новгород өлкәсендә милләттәшләребезнең җыелып очрашу урыны булырдай Татар үзәген булдыру хыялы белән янып йөриләр. Кунаклар “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының кызыклы идеяләрне тормышка ашыруда роле зур булуын искәртеп уздылар.
Аннары эшмәкәрләр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар. Алар үзара хезмәттәшлек һәм татар яшьләре юнәлешен үстерү буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 16-18 ноябрь көннәрендә Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнде.