Бүген, 16 ноябрьдә, Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумы старт алды. Форум кысаларында делегатлар “Синема – 5” кинотеатрында “Кара урман” фильмын карадылар.
Карау алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев фильмның режиссеры Радик Кудояровка Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.
Фильм каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган. Ул «психологик гыйбрәтле хикәя» жанрында төшерелгән, чын вакыйгаларга нигезләнгән. Фильм җәзалап үтерү күренешләре белән башлана һәм тәмамлана: прологта Нюрнберг процессында хөкем ителгән 11 нацист җинаятьчесен, ә эпилогта Плетцензее төрмәсендә 11 антифашистны җәзалыйлар.