Пермь краеннан авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче Алмаз Хавыев XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында 3 нче тапкыр катнаша. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә уза.
– Без чын татар авылында яшибез, ике елга бер мәртәбә район Сабан туен үткәрәбез. Хәзерге вакытта авылыбызда мәчет төзелә, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәктәптә татар теле дә укытыла, өйләрдә дә күбрәк татар телендә сөйләшәләр. Әлеге форум Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтә урнаштыру, яңа танышулар булдыру өчен яхшы мөмкинлек, – диде Алмаз Хавыев.
Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрь көнне «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә. Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган. 16 ноябрь көнне «Кара Урман» фильмын карау планлаштырыла.