Пермь крае, Барда районаның «Таттранском» ҖЧҖ директоры Гыймадетдинов Ильяс Исмәгыйль улы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында чыгыш ясады.
– Һәр елдагыча, без Казанга зур делегация белән эшмәкәрлекне үстерү буенча зур тәҗрибә алу өчен киләбез. Татарстанда күреп сокланырлык, үрнәк алырлык эшләр бихисап күп. Кайсы гына тармакны алма: авыл хуҗалыгы дисеңме, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдәме, мактауга лаеклы бик күп мисаллар китерергә була. Шушы югары нәтиҗәләр безнең өчен өлге булып тора. Аларга таянып, эшчәнлек алып барабыз, камилләшәбез, үсәбез, – диде ул һәм төбәктә уздырыла торган чараларга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.
Төбәктә махсус хәрби операциядә булган милләттәшләребезгә гуманитар ярдәм һәрдаим күрсәтелеп тора. Эшмәкәрләр юлларны, зират коймаларын төзекләндерүдә, янгын сүндерү техникасын яңартуда булышалар, шулай ук, мәдәни, массакүләм спорт чараларын оештыруда да ярдәм итәләр, чараларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләклиләр. Шулай ук мәчетләргә финанс яктан, төзекләндерүдә, чаралар оештыруда ярдәм күрсәтелә.