19 ноябрь көнне Карадуган балалар бакчасында «Ак калфак» оешмасы житәкчесе Зөлфирә Фәсхи кызы, Голсинә ханым, Карадуган мәктәбенең элекке укытучысы Тәбрис ага һәм Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кунакта булдылар.
Алар «Хезмәте белән күркәм шәхесләр» дип исемләнгән очрашуда катнаштылар. Ә балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде.
Китапханәче хезмәткәрләре «Бүре — китап укучы» театраль тамашасы аша сабыйларга китапны кадерләргә кирәклекне төшендерделәр, кешене белемле һәм тәрбияле итүдә аның зур ярдәмче булуын аңлаттылар, китапханә турында сөйләделәр.
Чыганак: baltaci.ru