tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды
Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды

Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды

23 ноябрь көнне Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды. Чарада катнашучылар – кечедән алып олыга кадәр – шигырьләр укып, үзләренең тирән мәхәббәтен һәм горурлыгын хисләр белән җиткерделәр.

Чара бер сулышта узды. Краснодар краеның һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Кубан казак хорының элеккеге солисткасы Елена Быкова башкаруында яңгыраган җыр, сандугач моңыдай, һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Безнең күңел бәйрәмендә бөек татар шагыйрьләренең әсәрләре укылды. Чарада катнашучылар үзләре язган шигырьләрне дә яңгыратып, тамашачыларның күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу татар теленә булган мәхәббәтнең һәм мәдәният белән тарихка тартылуның ачык мисалы булды. Автор Гөлназ Газизова үз әсәрләрен укып ишеттерде һәм һәр кунакка үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Елдан-ел әдәби кичәләргә килүчеләр саны арта бара. 2 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге кешеләрнең кызыксынуы уяна, буыннар бәйләнеше һәм рух бердәмлеге бүгенге чарада искиткеч татар шигърият дөньясын тудырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*