tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иштуган мәдәният йортында «Дус яшибез татар илендә» дип исемләнгән фольклор фестиваль узды
Иштуган мәдәният йортында «Дус яшибез татар илендә» дип исемләнгән фольклор фестиваль узды

Иштуган мәдәният йортында «Дус яшибез татар илендә» дип исемләнгән фольклор фестиваль узды

Җыр һәм бию фестивалендә Иске Икшермәдән «Сударушка» рус, Иштуганның «Тюрагай» удмурт, Казанның милләтләр дуслыгы йортыннан «Сыңгырау торна» башкорт, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» керәшен һәм Шекшенең «Зиләйлүк» татар фольклор коллективлары чыгыш ясады. Концертта шулай ук Хәниф Тимербаев җитәкчелегендәге «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе җырчылары башкаруында татар халык җырлары яңгырады.

«Фестиваль берничә милләт вәкилләрен бер зур бәйрәмгә җыйды. Иштуганда ремонттан соң ачылган клубта беренче зур мәдәни чара булды бу. Тамашачылар, чыгыш ясаучылар да мәдәният йортының якты, матур, уңайлы булуын билгеләп үттеләр. Чын дуслык, татулык, толерантлык бәйрәме булды. Барлык катнашучыларга, чыгышларны  яратып кабул иткән тамашачыларга зур рәхмәт җиткерәсе килә»,- ди фестивальне оештыручы Хәниф Тимербаев.

Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләде һәр коллективка иҗади уңышлар теләде.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*